Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда славян язмасы бәйрәме үткәрелмәде



Казан – Бүген Русиядә славян язмасы һәм мәдәнияте көне билгеләнә. Мәскәүдә патриарх Алексий җитәкчелегендә Тәре йөреше үтте. Йөрештә катнашучылар Кремльдән славян әлифбасын төзүчеләр Кирил һәм Мефодий һәйкәленә үтте.

Русиякүләм тантаналар быел Тверь шәһәрендә үтә.

Славян язмасы бәйрәме бүген Казанда да үтергә тиеш иде. Әммә шәһәрнең Мәскәү район идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яңгырлы һава торышы сәбәпле бәйрәм үткәрелмәгән.

XS
SM
MD
LG