Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния сугышында 200 кешене үтерүдә шикләнелүче 4 серб тотылды


Хакимиятләр белдерүенчә, полиция 1992-95 елгы Босния сугышы башында сугыш җинаятләре кылуда шикләнелүче 4 Босния сербын кулган алган.

Прокуратура белдерүенчә, Дамир Иванкович, Душан Янкович, Зелко Стойнич һәм Хоран Бабич бүген иртән Босниянең Приедор шәһәрендә кулга алынган.

Алар Приедор шәһәрендәге Серб төрмәләреннән азат ителгән тыныч халыкны имин урынга алып баручы автобусларны туктатып андагы кешеләрне үтерүдә гаепләнә.

Бу төркем 200-ләп кешене үтерүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG