Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе төрмәсендә сакчылар 4 тоткынны үтергән


Чиләбе өлкәсенең Копейск төрмәсендә сакчылар 4 тоткынны үтергән. 30 майда тоткыннарны төрмәгә алып барганда, аларның кайберләре сакчыларга буйсынмыйча көч кулланган булган. Копейскига килеп җиткәч хәлләр тагын да катлауланган. Якшәмбе иртән сакчылар белән тоткыннар арасында бәрелешләр булган. Рәсми мәгълүматларга караганда, тоткыннар сакчыларга һөҗүм иткән, 5 сакчы яраланган. Сакчылар көч кулланган, кичкә таба 4 тоткынның үлеме турында хәбәр ителде. Аларның өчесе Төмәннән, берсе Воронеждан, барысына да 20-35 яшь.

Бу хәлне тикшерер өчен Чиләбегә җәзаларны гамәлгә ашыру хезмәте башлыгы Юрий Калинин китте.
XS
SM
MD
LG