Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Айтматов Кукмара Cабантуена чакырулы иде


Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең нәсел башы Кукмара районы Мәчкәрә авылына барып тоташа.

Бу хакта 1996 елда Ринат Әбделвәлиевның “Идел” журналында “Алар матур истәлек калдырдылар” дигән язма басылгач киң җәмәгатьчелеккә билгеле була. Ринат Әбделвәлиев “Мин Чыңгыз Айтматовның ике туганы. Минем бабам Туктаргали Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан” дип яза. Бу хакта “Азатлык”ка Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина мәгьлүматлар бирде.

Ләбүдә ханым заманында Чынгыз Айтматов белән очрашкан, Айтматов аңа үзенең култамгасы белән китапларын да бүләк иткән. Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә, Нәгыймәнең әтисе Хәмзәгә кагылышлы шәҗәрә 17 гасыр уртасында башлана. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина әйтүенчә,1997 елда алар Мәчкәрә авылына экспедитциягә чыккач, Ишмән шәҗәрәсенә юлыга. Гарәпчә язылган шәҗәрә артында кемнәр язмышы икән дип кызыксына башлыйлар. Моңа “Идел” журналындыга язма да ярдәм итә.

“М.Әхмәтҗановның татар шәҗәрәләре дигән китаптагы буыннар чылбыры белән чагыштырдык. Без Хәмзәгә кадәр килеп җиттек, аннан тукталдык. Хәмзә Нәгыймәнең әтисе. “Идел” журналындагы язма авторы Р. Әбделвәлиев белән языша башладык. Ул безнең эзләнүгә бик сөенде, булышты. Шәҗәрә буенча бу нәселнең Мәскәүдә, Казанда яшәүче буыннарын таптык. Ч. Айтмановның өч туганы Галия ханым Казанда иде, шушы елның 23 маенда 84 яшендә вафат”, Ләбүдә Дәүләтшина.

Нәгыймәнең әтисе Хәмзә ни өчен Мәчкәрәне калдырып, кыргыз якларына китә? Андагы тормышлары нинди була? Ләбүнә Дәүләтшина моңа бераз ачыклык кертә:

“Хәмзә бәхет эзләп киткәндер. Нәсел бик зур, гыйлемле. Казанда караванга ялланып Казахстан якларына юл тоталар. Каракол шәһәрендә төпләнеп, ул Газизәбануга өйләнә. 8 балалары була. Шуларның берсе Нәгыймә. Нәгыймә бик чибәр, укымышлы, татарча, русча, кыргызча белә. Аның артыннан яратып татар егетләре дә күп йөри. Ләкин ул Талиголны сайлый. 4 баланың олысы - Чыңгыз була. 37нче елда Чыңгызның әтисе халык дошманы дип атыла. Нәгыймә апа иренең туганнары ярдәме белән 4 баланы кыргыз авылында үстерә.

Мин Чыңгыз Айтматов белән 2006 елда Казанда очраштым. Аңа шәҗәрәне бүләк иттем. Ул Кукмара музеена хат язып бирде.”Татарстанда сездән дә якын кешем юк. Минем бик күп беләсем килә. Очрашырбыз әле”, диде Айтматов. Менә май аенда кайтуы да әнисе туган якларын күрү теләге белән иде. 16 майда без аның белән очрашып, 17 майда Кукмара җиренә кайтырга тиеш идек. Насыйп булмады”, дип сүзен тәмамлады Ләбүнә ханым.

Кукмара районы башлыгы Равил Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, шушы зур шәхесебез Чыңгыз Айтматовның 80 еллык юбилеен районда да үткәрергә, Мәчкәрәдә Хәмзә нигезендә чәй өстәле оештырырга, аңа Кукмара Сабантуен күрсәтергә теләгәннәр.
XS
SM
MD
LG