Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари, удмурт, чуваш, мордва, керәшенгә бәйрәм


Фин-угор халыклары милли киемнәрендәге яшьләр
Фин-угор халыклары милли киемнәрендәге яшьләр

14 июнь көнне Татарстанда Менделеевск районында “удмурт Сабантуе” ясала. Аннары эстафета мари, чуваш, мордва һәм татартелле керәшенгә бирелә.

14 июнь көнне Татарстанда Менделеевск районында “удмурт Сабантуе” узачак. Ул IX республика удмурт мәдәнияте бәйрәме "Гырон быдтон" дип атала. Шулай ук ул Балтач районы Чепья авылында да узган. Аны чепья татарлары да "удмурт Сабантуе", дип атый. Биредә зур казанда ботка яки аш пешерү, ачы бал белән сыйлау гадәте тә дә бар икән.

Ә Чупайда "Сәмык"

Ә 15 июньдә Минзәләдә Чупай авылында IX республика мари мәдәнияте бәйрәме "Сәмык" узачак. Бу фин-угыр бәйрәмнәре дә татарның җыены, сабан туе кебек үк мәҗүси һәм милли бәйрәм санала. Шулай ук ул бәйрәмнәрнең кайбер билгеләре Татарстан яки Башкортстанда калган мәҗүси мари, удмурт авллырында яшәүчеләрдә дә сакланган.

Кече Карамалыда "Балтай"

21 июньдә исә V республика мордва мәдәнияте бәйрәме ясала. Ул "Балтай" дип тала. Урыны: Кече Карамалы авылы, Лениногорск районы. Ә чувашлар өчен хөкүмәт "Уяв" бәйрәмен 5 июльдә XIII республиканский чуваш фольклор бәйрәме итеп Нурлатта ясый. Ә урысларның "Каравон" бәйрәмен ул Лаештагы Урыс Никольские авылында ясаган иде инде.

Питрау Казанда да узачак

19 июльдә Казанда исә Горький паркында татардан аерым милләт булып бүленеп чыккан керәшеннәр бәйрәм ясый. Керәшен халкының иҗтимагый оешмасы Питрау бәйрәмен оештыра. Шулай ук Теләче районында даими рәвештә данлыклы кичке "Питрау Cабантуе" да сакланып килгән.

XS
SM
MD
LG