Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдагы шартлауда 5 кеше үлгән


Назраньдагы шарталауда үлүчеләр саны 5кә җитте, 6 кеше яраланган. 4 кешенең хәле аеруча авыр дип санала. Бүген Назраньда, ашамлыклар һәм аракы кибетләре урнашкан бинада каты шартлау була. Республиканың эчке эшләр министрлыгы, һәлакәтнең төп сәбәбе – газ шартлау була ала, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта, террор гамәле булу ихтималлыгы да карала, дип хәбәр итә агентлыклар.
XS
SM
MD
LG