Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗлар ни өчен ярышны туктатты?


Мотоциклчы үлеме КамАЗның “Трансориенталь” ярышларыннан төшеп калырга дучар итте.

Быелгы “Трансориенталь” ярышларында алга таба катнашмау турында “КамАЗ -Мастер” төркеме җитәкчесе Семен Якубов 19 июньдә карар кабул итә. Бу - узышта катнашучы мотоциклчыны үлеме белән бәйле карар була. Билгеле булганча, үлем команда әгьзасы Владимир Чагин “КамАЗ”ы белән бәйле була. 24 июнь көнне Чаллыга кайткан “КамАЗ - Мастер” капитаны Семен Якубов матбугат конференциясе үткәрде һәм вакыйгага үз карашын белдерде. Якубов 17 июньдә булган фаҗигане болай аңлатты:

“Без мондый ярышларда 20 ел катнаштык һәм моңа кадәр булган үлем-китемнәргә катнашыбыз булмады. Булган вакыйгада француз мотоциклчысы Филипп Тонинның гамәлләре аның артыннан барган Владимир Чагин өчен көтелмәгән булды. Чагин ситуациядән чыгу өчен бернәрсә дә эшли алмый. Узышның спорт комиссарлары коллегиясе дә шушы карарга килә һәм Чагинның гаебе юк, дип саныйлар. Шуңа да карамастан, без ярышны туктату турында белдердек. Кеше таптатып җиңүче исемен аласы килмәде. Ярыштан китүебезне дөрес карар дип саныйм, без моның белән үз йөзебезне саклап калдык”, диде Семен Якубов.

Матбугат конференциясендә катнашкан журналистлар арасында, “КамАЗлар бу узышта җиңүче була алмыйлар иде. Шуңа күрә, французның үлеме аларны оятлы булудан коткарды”, дип фикер йөртүчеләр дә бар иде.

Семен Якубов мондый сүзләрне инде ишеткән булса кирәк, җиңүгә безнең бөтен мөмкинлекләр бар иде, диде.

“Трансориенталь”не оештыручылар, көндәшләр узышта Илгизәр Мердиев экипажын гына булса да калдыруны сораганнар. Ләкин кеше үлеменнән соң ярышны бөтен команда белән калдырып китү рухи яктан дөрес була дигәч, оештыручылар Чаллыларны аңлаган.

Мотоциклда узышучылар ярыштан китүне хуплаган. Моннан алдагы елларда Латвия узышчысы бер кечкенә кызны таптаткан булган, ул да ярыштан киткән.

Семен Якубов шушындый ярышларда катнашучы мотоциклчыларга мондый бәя бирде:
“Машиналарда һәм мотоциклда узышучыларның осталыгында аерма бик зур. Мотоциклчының нинди хәрәкәт ясаячагы билгесез. Анда профессионаллар аз. Шуңа күрә киләчәктә мотоцикларны бер чакрымннан урап узарбыз”, диде Якубов.

Моңарчы КамАЗ машиналарында Татарстан исеме, әләме белән узышта катнаша иде. Быелгы Париж-Дакарга, аннан “Трансориенталь”гә барган КамАЗлардан Татарстан символлары алынган иде.

“Азатлык” хәбәрчесенең, Татарстан символлары белән киткән КамАЗлар гел җиңү белән кайтты. Соңгы ике ярыштагы бәла-казалар Татарстан сүзен, әләмен КамАЗлардан алып ату белән бәйле түгелме, дигән сорауга Якубов болай дип җавап бирде:

“Хәзер без милли төсмерләргә игьтибар бирмибез. Без – ширкәт командасы. Машинаның маңгаена “Русия” дип язсак, Татарстанның кечкенә аләмен кабинада йөртәбез”, диде Семен Якубов.
XS
SM
MD
LG