Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Сафин "Уимблдон"ның ярым финалына чыкты


Теннисчы Марат Сафин Британиянең Уиболдон теннис ярышының ярым финалына чыкты. Бу Сафин өчен беренче шундый уңыш. Моңа кадәр ул, 2001 елда, Уимболдон ярышының чирек финалына гына барып җитә алган иде. Ярым финалда ул, дөньяда иң көчле теннисчы дип саналган Роже Федерер белән ярышачак. Марат дөнья теннисчылары исемлегендә әлегә кадәр 75 урында иде, дип хәбәр итә Newsru.com.

Аягын авыртып, ярышлардан чыкканчыга кадәр, Сафин башка халыкара ярышларда берничә тапкыр җиңгән иде.
XS
SM
MD
LG