Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы шартлауда кимендә 20 кеше зыян күрә


Минскида булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше яраланган. Хокук сакчылары, кулдан ясалган бомба шартлаган, дип хәбәр итә. Шартлау Бәйсезлек көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт тәмамланганнан соң, төн уртасында була.

Шартлаудан зыян күргән Лилия Мельник бүген “Азатлык”ка ничек итеп яралуын сөйләде: “Без чыршылар янында утыра идек, салют бетте һәм соңыннан 30 минут үтүгә, шушы чыршы янында шартлау булды, бомба җимеш суы кабында булган икән.”
Лилиянең аягына шартлаткычка тутырылган вак тимерләр кереп тула. Рәсми чыганаклар, шартлаудан барлыгы 20ләп кеше зыян күргән, аларның кайбесерләренең хәле авыр, дип әйтә. Хакимиятләр бу хәлне “хулиганлык гамәле” дип бәяли.
Эчке эшләр министры Владимир Наумов, шул ук җирдә, шартламый калган тагын бер шундый ясалма бомбаның табылуын хәбәр итте. Рәсмиләр, Бәйсезлек көненә багышланган бу бәйрәм чарасында президент Александр Лукашенко да булган, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG