Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумына рәистәшләр кулаймы?


Руслан Айсин форумда күп рәислелек булу ягында
Руслан Айсин форумда күп рәислелек булу ягында

Татар яшьләре форумы бюросы рәисе итеп Руслан Айсин сайланырга мөмкин. Айсин бу сүзләрне инкарь итә. Ул форумда берничә рәис булуын тели.

150 һәм 500 делегат

Яңа гына Казанда “Идел” яшьләр үзәге оештырган 18-нче “Татар яшьләре көннәре” тәмамланды. Оештыручылар арасында Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы да бар. Анда кырыклап төбәктән 150 ләп делегат катнашты.

Шулай ук 26-31 август көннәрендә Казанда өченче Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда Русиядәге 50гә якын төбәктән, 37 чит илдән 500 дән артык кунак чакырулы. Бүген аны оештыру мәшәкатен Татар конгрессы алып бара.

Руслан Айсин рәис була ала

Икенче форум 2006 елды узган иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе булып бүген Илшат Сәетов тора. Форум бюросында 22 әгъза бар. Алар арасында исемсез булып калырга теләгән өч кеше быел форум бюросы рәисе итеп Руслан Айсин сайланачагын әйтте. Ник анонимнар? “Безнең фикер кире тәэсир итәргә мөмкин”, диделәр.

Айсин үзе инкарь итә

Ә Руслан Айсин үзе рәис мәсьәләсе әле хәл ителмәвен әйтә. “Бу турыда фикер алышулар бара. Мин исә рәис түгел, ә рәистәшлек институтын тәкъдим итәм”, диде ул "Азатлык" хәбәрчесенә. Ә рәис булырга теләр идегезме дигән сорауга, юк дип җавап бирде.

Рәистәшлек, ягъни идарә яки рухи юлбашчылыкны да, җаваплылыкны да, “балын да борычын да” үзара бүлешү Казанда очрый. Шйтик, Татар яшьләре форумы бюросына “Үзебез” хәрәкәте вәкилләре дә керә. Ә "Үзебез"дә һәм Татар иҗтимагый үзәге кебек милли оешмаларда рәистәшлек бар. Тик шулай да, еш кына “Үзебез” рәисе яки юлбашчысы итеп аерым бер шәхесне - Резеда Сафиуллинаны күрсәтәләр. Ә Руслан Айсин исә “Үзебез”дә бер рәис юк, анда күп рәислелек ди.

Күпрәислелек һәм гайре рәсмилек

Әмма “Үзебез” сайтында урнашкан уставка карасаң, анда рәис каралган. Ул “Хәрәкәтнең идарә (координация) шурасы рәисе” дип атала. Тик “Үзебез” бүгенгәчә рәсми теркәлмәгән, уставын да кабул итмәгән, рәисен дә сайламаган. Рәис проектта гына калган. "Үзебез" үзе дә формаль булмаган оешма буларак эшли. Әйдәп баручылар аларда координатор дип атала. “Үзебез” исә монда зур хилафлык күрми.

Руслан Айсин бу тәҗрибәне Бөтендөнья татар яшьләре форумы өчен дә кулай форма була ала, дип саный. Шулай ук бу форум бүген теркәлмичә һәм юридик зат булмыйча, Татар конгрессы канаты астында эшли. Теркәлмичә эшләүче “Үзебез”, форум кебек елга яки ике елга берничә зур чара ясаучылар янында, әле тагын атна саен берничә чара ясаучы “Шәрык” клубы да бар.

Сәүбән Закир Бөтендөнья татар яшьләре форумына даими эшчәнлек тели

Рәиссезлек – җавапсызлык

Теркәлмәү һәркемдә дә уңай кабул ителми. “Шәрык”та чараларны җәй айларында да ясаучы Сәүбән Закир, шулай да оешмаларның теркәлүен, аларда рәис сайлануын тели. “Сүздә генә ул анархия һәм рәистәшлек бар. Ә чынбарлыкта барыбер бер кешегә төп арбаны тартырга туры килә. Ике баш була алмый. Бер баш була, ул башкаларны ияртә. Башкача җавапсызлык була, эшнең рәте китә. Эт эткә, эт койрыкка була”, дип саный ул.

Сәүбән Закир һич югында, Татар конгрессы булса да форумга бер җаваплыны куярга тиеш дип уйлый. "Эшләмәгән өчен тотып сорарга хет бер кеше булсын".


Шулай ук Сәүбән Закир Бөтендөнья татар яшьләре форумы булачагы турында ишетмәгән, клубка йөрүчеләр да бу темага битараф икән. Тик шулай да ул форумга даими эшләү, ким дигәндә "Шәрык" кебек миллионлы шәһәрдәге халыкка яки бар татарга һәр атнаны чаралар ясый торган график теләр иде. “Бездә акыллы сүз сөйләүчеләр бар. Тик кулга тотып эшләргә теләүче аз шул”, ди Сәүбән Закир.

Тик, Сәүбән Закирның бер рәис сайлау фикерен “Шәрык”тагы кайбер активистлар якламый. Алары күп рәислелек яки рәиссезлекне яклый.

XS
SM
MD
LG