Accessibility links

Әфганстан президенты мөмкин көндәшен эштән алды


Әфганстан президенты Хәмид Карзай илнең баш прокурорын вазифаларыннан азат итте. Прокурор, киләсе елда дәүләт башлыгы урынына дәгъва итәргә җыенуы хакында белдергән булган.

Карзай вәкиле, прокурорның сәяси максатлары аңың эшчәнлегенә каршы килә, дип белдерде.

Габдел Җәббар Сабит АКШта укып, Әфганстанга 2002 елда кайткан. Баш прокурор урынына билгеләнгәч, төп игътибарны ришвәтчелек белән көрәшкә бирәчәге турында белдергән булган.
XS
SM
MD
LG