Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама тагын бер мәртәбә Әфганстанга игътибар юнәлтә


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Әфганстан террорчылыкка каршы сугышның үзәге дип тагын бер мәртәбә анда күбрәк көч җибәрергә чакырды.

Моны ул Якын Көнчыгыш һәм Европа сәфәре барышында бүген Үрдүнгә тукталгач әйтте.

"Без иң башта Әфганстанга киттек. Чөнки ул террорчылыкка каршы сугышның үзәге. 11 сентябрь һөҗүмнәре шунда әзерләнгән. Бүген Әфганстанда һәм Пакыстанның чик буе өлешендә әл-Каидә һәм Талибан Әфганстан һәм Пакыстан халкының иминлегенә һөҗүмнәрен арттыра һәм Кушма Штатларга каршы яңа һөҗүмнәр әзерли," - диде Обама.

Обама эктремизмга каршы чаралар күрү өчен Пакыстанга ныграк басым ясарга кирәк диде.

Үрдүнгә килер алдыннан ул Гыйракта гыйсъянчыларга каршы көрәштә АКШ һәм Гыйрак көчләренә кушылган ырулар башлыклары белән очрашты.

XS
SM
MD
LG