Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Русия гамәлләренә кызганыч белдерде


НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер, Русиянең “күп гаскәр куллануга һәм Грузиянең бөтенлеге белән исәпләшмәвенә” кызганыч белдерде. Якшәмбедә, Грузия президенты Михаил Саакшвили, НАТО һәм БМОны, ул атаганча “Русиянең басып алуын” туктатырга ярдәм итәргә чакырды. Грузиянең тышкы эшләр министры Екатерина Цешелашвилиның сишәмбедә Бруссельдә НАТО рәсмиләре белән очрашуга җыену турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG