Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңләгән кашмирле Һиндстаннан бәйсезлек таләп иттe


Сринагар - Меңләгән кашмирле мөселман кичә кич белән урамнарда Һиндстаннан бәйсезлек таләп итеп протест чаралары оештырды. Һиндстанның күпләп мөселманнар яшәгән төбәгең, хакимиятнең Һинду изге җиренә әйләндерү планы - халыкта ачу тудырды. Соңгы атналарда Кашмир төбәгендә киеренкелек арткан иде. Чаршәмбе көнне Пакыстан төбәктә кеше хокукларының бозылуын белдереп, БМОны төбәктә хокук бозуны туктатырга чакырды.

Англия колониясе Һиндстаннан аерылып ил мөселманнары белән һиндулар арасында икегә бүленгәч, 1948 елдан бирле Кашмир төбәге Һиндстан белән Пакыстан арасында калган иде. Төбәк 1989 елда Һиндстанның Хималая төбәгенә кертелгән көннән башлап Кашмирдә мөселманнарның каршылык чаралары тынмады.
Каршылыкларда хәзергәчә меңләгән кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG