Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич эшен караучы хәким алмаштырыла


Һаагтагы БМО сугыш җинаятьләре мәхкамәсе Босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Карадҗичны хөкем итүче мәхкамә эшендә хәкимнең алмаштырылуын белдерде.

Югославиядәге сугыш җинаятьләрен тикшерүче халыкара мәхкамә белдерүенчә, прокурорлар Карадҗич эшен башка бер җинаять эше белән бергә карау ниятеннән баш тартуларын әйткәннән соң, хәкимне алмаштырырга карар ителгән.

Бу сугыш җинаятьләрендә гаепләнүче Карадҗичны һолландияле Альфонс Орие хөкем итмиячәген аңлата.

Карадҗич үзенең якын ярдамчеләрен хөкем иткән Ориены, ул бу эшкә тарафсыз карамый дип, алмаштыруны сораган иде.
XS
SM
MD
LG