Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрләре Грузиядән чыга


Русия гаскәрләре бүген Грузиядәге урыннарыннан чагарыла башлады.

Танклар, ныгытылган хәрби машиналар һәм хәрби йөк машиналарынан торган озын карвәнның Абхазиягә таба юл тотуы турында әйтелә.

Грузия полициясе әйтүенчә, алар көнбатыштагы Сенаки хәрби ныгытмасыннан килгән булган.

Тагын бер Русия хәрби техникасы карвәны Грузия үзәгеннән Көньяк Осетиягә таба хәрәкәт итә.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, Русия көчләре Грузия үзәгендәге Гори шәһәреннән киткән.

Русия Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиядә һәм Грузиядәге иминлек зонасында үз көчләрен калдырачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG