Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина 17нче мөстәкыйльлек көнен билгеләп үтте


1991 елның 24 августында, Югары Рада Республиканың мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән булган. Ил президенты Виктор Ющенко, бәйрәм уңаеннан, халыкка мөрәҗәгать итте. Илнең төп юнәлешләре турында әйткәндә ул, илнең иминлеген саклау, Украинаның халыкара оешмаларга керүен, икътисадый яңарышка ирешүен атады.
НАТОга керү, “халыкны яклау өчен бердәнбер юл”, дип әйтте Ющенко. Украина президенты шулай ук, сәясәтчеләрне ил эчендәге каршылыкларны туктатып торырга чакырды.

Кыевның үзәк мәйданында Мөстәкыйльлек көне уңаеннан хәрби парад үткәрелгән. Анда хәрбиләр генә түгел, техника да чыгарылган булган. Соңгы 7 елда беренче тапкыр, үзәк мәйдан аша танклар, артиллерия үткән, кала өстеннән 20дән артык хәрби өчкыч үзган.

Украина опозициясе парадка хәрби техниканы чыгаруга каршылык белдергән иде.
XS
SM
MD
LG