Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европаның Грузия турындагы карарына каршы


Русиянең Европа Берлегендәге илчесе Владимир Чижов Берлекнең, Русия Грузиядән гаскәрләрен чыгармаса, Мәскәү белән партнерлык килешүе сөйләшүләрен кичектерү карарына каршы чыкты.

Чижов Русиягә бу килешү Европа Берлегенә кирәк булганнан да күбрәк кирәк түгел һәм бу карар Берлекнең Русия өчен яхшы партнер булуын күрсәтми диде.

Дүшәмбе көнне Берлек илләре җитәкчеләре, әгәр дә Русия Грузиядәге гаскәрләрен сугышка кадәр булган урыннарына чигермәсә, Русия белән партнерлык килешүе сөйләшүләрен кичектерү турында карар итте.
XS
SM
MD
LG