Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: өстәмә күзәтүчеләр Абхазия һәм Көньяк Осетия тирәсендә урнашачак


Грузиянең низаг җирләре – Абхазия һәм Көньяк Осетия тирәсендә Европа берлеге һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының өстәмә күзәтүчеләре урнашачак.

Мәскәүдә журналистлар белән узган очрашуда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерүенчә, Абхазия һәм Көньяк Осетия эчендә халыкара күзәтүчеләр 7 августка хәтле булган санда калачак. Шулай ук ул өстәмә күзәтүчеләр кертү өчен Цхинвал һәм Сухуми белән килештерү кирәклеген әйтте һәм якын көннәрдә Русия хәрбиләре Поти һәм Сенаки грузин шәһәрләреннән китәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG