Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШ белән мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өметләнә


Русия премьер-министры Владимир Путин Кушма Штатлар җитәкчелегенә яңа хакимият килгәч Вашингтон белән Мәскәү мөнәсәбәтләренең яхшыруына өметләнүен белдерде. Le Figaro француз газетасына биргән әңгәмәдә Путин араларны җайлау өчен беренче адымны Кушма Штаталар ясарга тиеш, чөнки нәкъ Америка соңгы вакытта Русия белән элемтәләрне бозды, диде.

Русиянең яңа президенты эшчәнлегенә бәя бирүне сораган француз басмасына Путин Медведевны бәйсез шәхес дип атады. Русия премьер-министры сүзләренчә, илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә бәйле карарлар чыгаруда соңгы сүзне Медведев әйтә.
XS
SM
MD
LG