Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлауда 5 полиция вәкиле үлгән


Гыйракның Дияла вилаятендә юл чатларына куелган берничә шартлаткычтан 5 полиция вәкиле үлгән һәм 8 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Әлеге хәл Багдадтан 100 чакрым ераклыктагы Джалаула шәһәренең кешеләр күпләп йөри торган урынында була. Бомбалар нәкъ полиция төркеме узган вакытта шартлый.
XS
SM
MD
LG