Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Грузияне НАТОга тизрәк кабул итәргә чакыра


Грузия президенты Михаил Саакашвили Грузиянeң НАТОга керүен тизләтергә чакырды. Бу хакта ул бүген Тифлиста НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер белән очрашудан соң әйтте.

Баш секретарь Схеффер белән бергә Грузиягә НАТО га кергән барлык 26 илнең илчесе дә килгән иде. Хәбәрләргә караганда, бу сәфәр Русия белән сәяси һәм хәрби низаг башланган мәлгә кадәр планлаштырылган булган.

Ике көнлек сәфәр барышында Схефер Грузиянең НАТОга кушылырга ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерергә җыена. Тифлиста НАТО-Грузия коммиссиясе утырышы бара. Русия НАТОның киңәювенә кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG