НАТО тышкы эшләр министрлары бүген Лондонда Русия белән мөнәсәбәтләренә багышланган җыенны башлый. АКШ саклану министры Роберт Гейтс, НАТО әгъзаләре арасында Русия гамәлләренә нинди җавап бирү мәсьәләсендә фикер аерымлыклары барлыгын әйтте. Гейтс, НАТО провокацияләргә бирелмәскә тиеш, әмма, Көнчыгыш Европа һәм Балтыйк буе илләрендәге беректәшләрне ышандырыр өчен, күнегүләрне дәвам иттерергә тиеш, диде.