Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олмерт вазыйфасыннан китүен игълан итте


Тель- Авив – Израиль премьер-министры Яхүд Олмерт вазыйфасыннан китә. Бу турыда ул якшәмбедә хөкүмәт утырышында игълан итте.

Олмерт үзенең бу хакта мөрәҗәгатен президент Шимон Переска кайчан тапшырачагы әлегә билгесез.

Яңа хөкүмәт төзелгәнче ул вазыйфасын башкарып торыр дип көтелә.

Берничә коррупция җәнҗалына катышы булган Олмерт, "Кадимә" фиркасенең яңа җитәкчесе сайлангач, вазыйфасыннан китәчәген әйткән иде.

Атнакич көнне "Кадимә"нең яңа җитәкчесе итеп тышкы эшләр министры Ципи Ливни сайланды.

XS
SM
MD
LG