Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ятимнәре үрчемәсен


Соңгы вакытта Казан студентларының тормышы тыныч түгел. Чит илләрдән килеп укучылар катнашында узган җыенда аларның проблемалары каралды.

Казанда яшьләр Европадагы кебек урамнарга чыгып теләсә нәрсә кычкырып, тәртип бозып йөрмиләр, билгеле. Шулай да соңгы берничә айда татар студентлары да, я деканны яклап, я тулай торакта яшәү урыннары сорап урамга чыккалады. Бу чараларда читтән килеп укучы яшьләр еш искә алынды. Янәсе мондыйларны Казанда яратмыйлар, хокукларын кимсетәләр, тулай торакларга кертмиләр. Бу һәм башка проблемалар сишәмбе, чит илләрдән килеп укучылар катнашында узган җыенда каралды. Биредә студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев һәм күп кенә университет галимнәре белән очрашты.

Рәсми мәгълүматларга караганда, быел Казанга чит илләр һәм Русия төбәкләреннән 150гә якын студент укырга кергән. Беренче ел башкала белән танышканда, алар һичшиксез төрле проблемаларга очрый, ди министр Наил Вәлиев.

“Төрле проблемалар бар. Тулай торакларда урын җитмәгәнгә студентлар риза түгел, урын бирүне сорыйлар инде. Һәркем үз язмышын үзе хәл итергә тырыша. Казанда 100 меңнән артык студент, барсына да яшәргә урыннар җитми, әлбәттә. Әмма чит төбәкләрдән килгән яшьләргә без 100% тулай торакта урын бирергә тырышабыз. Алар тулай торакта яшәргә, өчлегә укысалар да стипендия алырга тиеш, чөнки төбәкләрдә тормыш авыр. Алар монда татар теле, әдәбиятен, мәдәниятен өйрәнергә килгән кешеләр, без аларга мөмкин кадәр ярдәмебезне күрсәтергә тиеш”, ди Наил Вәлиев.

Министр читтән килгәннәрне беренче чиратта тораклы итәбез дисә дә, әле берничә атна элек күрше республикалардан килгән студентлар киңкүләм мәгълүмат чаралары аша “торак юк һәм хәзер без тулай торак янында чатырларда яшәргә мәҗбүр”, дигән иде.

Белем ягы, монысы икенче мәсьәлә. Әлеге студентларның Татарстанга килеп югары белем алу теләге зур булса да, белемнәре саерак, ди КДУ профессоры Хатыйп Миңнегулов.

“Татар филологиясе факультетында читтән килеп укучы берничә студент бар. Хәтеремдә калган. 50-60 елларда Румыниядән 3 татар укыганы. Алар монда әйбәт кенә укыдылар һәм Румыниягә кайткач татар мәдәниятен, фәнен оештыручы профессор дәрәҗәсенә ирештеләр. Аннан соң Финляндиядән Айнур дигән бер кыз укыды. Ул да хәзер Татарстан белән Финляндия арасын бәйләп тора. Хәзер инде бездә Кытайдан килгән 3 студент бар. Алар татар мәктәпләрендә укымагач, татар теленнән белемнәре юк дәрәҗәсендә, ләкин теләкләре бар.

Ләкин шунсы бар – кытай телен беләләр. Татарныкы белән кытайныкын үзара бәйләп аларга берәр фәнни эш бирергә кирәк. Без аларга читтән килгәч, җиңелрәк карыйбыз. Ә бит араларында югары белем белән килүчеләр дә бар. Минемчә, аларга һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк”, ди Хатыйп Миңнегулов.

Шуны да әйтергә кирәк, чит илләрдән Татарстанга кайберәүләр белем алырга килсә, икенчеләрнең республикада гаилә корып, балалар тудырып, үзенең тарихи ватанында яшиселәре килә. Читтәге милләттәшләребезнең Татарстанга кайтып берләшүләрен дә биредә җыелганнар хуп күрә. Бөтендөнья татар конгерссы башлыгы Ринат Закиров киресенчә, бу яшьләрне бергә булырга өнди.

“Татар гаиләләре гомер-гомергә тәрбия учагы, күп балалы булган. Карагыз Кытайда гаиләдә күпме бала. Ә без кемгәдер ияреп тарих баскычыннан төшеп калдык. Соңгы 30-40 елда, безнең гаиләдә бер дә ике, бер дә ике бала, бөтенләй булмаганнары да җитәрлек. Һәр авылда 40ар егет өйләнә алмыйча каңгырап йөри. Кызларга киңәш итәм, Казанда егет таба алмасагыз, авылга кайтыгыз.

Казандагы тулай торакларны 250 итмәскә иде аны, 15е дә бик җиткән булыр иде. Тулай тораклар авылдан килгән кызлар белән тулды да, егетләр авылдан китми, ата-анасын карыйсы бар. Шулай каршылык килеп чыга. Без бит сезне таныштырырга, кавыштырырга чакырдык. Әйтмәсәм, бәлки аңламыйча да кайтып китәрләр, аңлап утырсыннар дип әйтәм”, ди Ринат Закиров.

Университетларда дәресләр тәмамлана бара, студентлар бу очрашуга килә торды. Залда якынча 100гә якын студент булгандыр. Сөйләшүләрдән соң яшьләргә концерт тамаша күрсәтелде. Соңрак бераз ашап алганнан соң, төнге дискотека да оештырылды.

Шулай итеп, татар зыялылары читтән килгән студентларның бер көнен бәйрәм итте. Әмма бу көн тиз тәмамлана һәм икенче көнне студентларны янә шул ук иске тулай тораклар, аз стипендия һәм меңләгән тормыш мәшәкате каршы ала.

XS
SM
MD
LG