Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда җитештерелгән сөтле ашамлыкларны сату тыела


Русиядә кулланучылар базарын күзәтүче дәүләт оешмасы, Кытайда җитештерелгән һәм сөт кушылган меңләгән төр ашамлыкларны сатудан алу карарын чыгарды. Баш санитар табиб Генадий Онищенко,бу карарны Кытайда балаларның ясалма сөт белән агуланудан соң кабул ителгән, дип аңлатты. Сөткә меламин, агулы мәтдә эләккән булган. Онищенко, Хабаровскида Кытайдан меңнән артык тонна коры сөт табылуы турында хәбәр иткән.
Элегрәк бу өлкәне күзәтүче дәүләт оешмасы Кытайдан сөтле ашмаклыкларны китертүгә тыю керткән иде.
XS
SM
MD
LG