Accessibility links

Очкычны урларга теләүче максатына ирешә алмады


"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, ""Төрк һава юллары"очкычы Петербурда исән-имин төшеп утырган. "Вести" каналы хәбәр иткәнчә, очкычны хокук саклау оешмалары каршы алган. Юлчылардан сорау алынганчы, һава аланында тоткарланырга тиеш булачак, дип хәбәр ителә.

"Төрк һава юллары" ширкәте вәкиле, очкычны урлау турында белдергән кеше Русияле, исерек юлчы булган дип белдерде. Башка юлчылар аны коралсызландырган. Бу кеше үзендә бомба булуы турында белдергән, әмма бер нинди шартлаткыч табылмаган.
"Төрк һава юллары" ширкәте очкычы Анталиядән Петербурга барган. Очкычта 167 юлчы булган.
Бу хәлдән соң, очкыч юлын дәвам иткән.

Бүген көндез очкычының урлануы турында хәбәрләр таралды. Очучылар җирдәге күзәтү хезмәтләренә, бөмба белән янаган "террорчыны"ның очкычны кулына төшерергә тырышуы турында хәбәр иткән булган.

XS
SM
MD
LG