Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җитәкчеләре финанс системын үзгәртергә чакыра


Пекин – Пекинда үткән Азия-Европа очрашуында дөнья җитәкчеләре глобаль финанс системында җитди үзгәрешләр башкарырга вәгъда итте.

Азия һәм Европа илләре җитәкчеләре киң күләмле реформалар, БМО генераль секретаре Бан Ки-Мун тиз һәм анык үзгәрешләр башкарырга чакырды.

Германия канцлеры Ангела Меркель финанс базарларында үтәкүренмәлелек һәм контрольне көчәйтү чараларын тәкъдим итте.

Азия-Европа очрашуы дип аталган ике көнлек җыенда Европа Берлегенә кергән 27 ил һәм Азиянең 16 дәүләте катнашты.

Пекин җыены 15 ноябрьдә Вашингтонда үтәчәк икътисади саммитка әзерлек чарасы дип каралды. Бу саммитта дөньяның 20 алдынгы иле катнашыр дип көтелә.

Еврокомиссия президенты Мануэл Баррозу Вашингтон саммитында "конкрет һәм мөһим" карарлар кабул ителү ихтималын әйтте.

XS
SM
MD
LG