Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта мәктәпкә баручы кызлар һәлак булды


Багдадта булган ике шартлауда 31 кеше һәлак булды, 60тан артыгы яраланды. Башта мәктәпкә баручы кыз балалар тулган автобус янында юл кырыенда куелган бомба шартлады. Аларны коткарырга дип халык җыелгач кеше арасында икенче шартлау яңгырады.

Дүшәмбе көнне Бакуба шәһәрендә интихарчы хатын-кыз үз-үзен шартлатып кимендә 5 кешене үтерде, 15 кешене яралады.
XS
SM
MD
LG