Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтачта БДИны үзенчә тапшыралар


Берничә ай элек Балтачта булган җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Биредә 36 яшьлек Рифат Әүһәдиев һәм 25 яшьлек Нияз Хәлиуллин мәктәптә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган вакытта, ришвәт алган өчен җаваплылыкка тартылды.

Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнүчеләр бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру “тәртибен” уйлап чыгарган. Имтиханнар тапшырган вакытта, бу укытучылар мәктәпнең идән астындагы бер бүлмәгә студентларны, башка укытучыларны җыйган. Бүлмәнең ишеге ябык булган. Әүһәдиев белән Хәлиуллин ата-аналары алдан ук акча түләп куйган балаларның биремнәрен алып, ишек астыннан бу укытучыларга биреп торган. Имтиханнарның берсендә республика эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьчелек белән көрәш бүлеге вәкилләре әлеге мәктәптә тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә алар идән асты ишекләрен ачып җибәргәч 20гә якын укытучыны күргән. Тикшерүчеләр белдерүенчә, гаепләнүчеләр барлыгы 37 мең сум ришвәт алып үзара бүлешкән.

Хәзер исә алар, үз гаепләре өчен үкенеп, мәхкәмәдән җинаять эшен кузгатмауны сорый.

XS
SM
MD
LG