Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа бакчаларын кырмыскалар баса


Копенгаген университеты галимнәре, төньяк Европа бакчалары һәм паркларын кырмыскалар басарга мөмкин, дип белдерә. Латинча Lasius neglectus дип аталган бу төр кырмыскалар Европага көнбатыш Азиядән гөлләр өчен балчык белән кергән, дип исәпләнә. Мондый кырмыскалар турында беренче тапкыр Маҗарстанда әле 20 ел гына элек язып чыккан булганнар.

Әлеге кырмыскалар карашка гадәти кырмыскалардан бер яклары белән дә аерылмый, ләкин алар 100 мәртәбә тизрәк үрчи. Тиз үрчи торган бу Азия кырмыскалары инде Франция, Германия, Польша һәм Бельгиядә табылган.
XS
SM
MD
LG