Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерү өчен 2 миллион доллар


Журналист Анна Политковскаяны үтерү эшен тикшерү утырышы вакытында шаһитләрнең берсе, Политковскаяны үтерү өчен 2 миллион доллар түләнгән булганын белдерде. Бу хакта ул тикшерүчеләрдән белгәнен әйтте. Җомга көнне Москәү мәхкәмәсендә шаһитләр таныклык итте.

Үтерүгә катнашы булуда 4 кеше гаепләнә. Үтерүне оештыручылар билгесез. Үтерүче дип шикләнелгән Рөстәм Мәхмүдов әле табылмаган.
XS
SM
MD
LG