Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексий II вазыйфасын метрополит Кирилл башкарачак


Русия православ чиркәве башлыгы сайланганчы, аның вазыйфаларын Смоленски һәм Калининград метрополиты Кирилл башкарачак. Изге Синод әгъзаләре гадәттән тыш җыеннарында аны яклап чыкты.

Метрополит Кирилл исеме чиркәү башлыгы урынына дәгъва иткән мөмкин 4 нәмзәт арасында аталган иде.

Низамнамә нигезендә Рус православ чиркәвенең әрхәрәй җыеннары арасында эшне алып баручы Изге Синоды гадәттән тыш киңәшмәдә патриарх урынын багучыны, ягъни вазыйфаларын башкаручы сайланганнан соң, ярты елга кадәр вакыт эчендә урынны багучы һәм Изге Синод Мәскәү һәм бөтен Русия патриархын сайлау өчен Православ чиркәүнең олы җыенын җыярга тиеш.

Яңа патриарх олы җыенда сайланудан соң берничә көннән тантаналы рәвештә вазыйфага керешә.



XS
SM
MD
LG