Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Наталья Морарьне яклап урам җыены үтәчәк


Бер ел Русиягә кертелмәгән журналист Наталья Морарьне яклап 21 декабрьдә урам җыены үтәчәк. The New Times журналы хәбәрчесе, Молдова ватандашы Наталья Морарь Русиягә "милли иминлеккә куркыныч тудыруы сәбәпле" кертелми. Аның хезмәттәшләре бу тыю аның журналист эшчәнлеге белән бәйле, дип саный. Морарь соңгы вакытларда Кремльнең соңгы сайлау кампаниясен финанславын тикшергән булган. Аның адвокаты Русиягә керү чикләвен бетерүгә өмет итмәвен белдерде. Морарь Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.
XS
SM
MD
LG