Accessibility links

АКШта беренче бит тиресен күчерү операциясе ясалды


АКШ хирурглары бу илдәге медицина тарихында беренче мәртәбә бит тиресен күчерү операциясе ясады. Хатын-кызның аңкау сөяге, нерв һәм мускуллары белән бергә бит тиресенең 80% яңасы куелды.

Табиплар сүзләренә караганда, авыру казага эләгеп күзен, борынының зур өлешен, өске аңкавын каты җәрәһәтләгән булган, шулай ук аның сулыш алу, ис һәм тәм тою сәләтенә зыян килгән. Операция 22 сәгать дәвам иткән, мондый катлаулы эшкә әзерлек фәнни дәрәҗәдә 20 ел барган.


XS
SM
MD
LG