Accessibility links

Европа Берлеге Төркияне активрак хәрәкәт итәргә чакыра


Европа Берлеге вәкиле Төркия, Берлеккә керергә теләсә, реформаларны активрак тормышка ашырырга тиеш, дип белдерде. Еврокомиссиянең киңәю өсен җәваплы әгъзасе Олли Рен бу хакта бүген "Рейтер" агентлыгына әйтте. Европа Берлеге Төркиядә сүз иреге, дини һәм этник азчылык хокукларының саклануын таләб итә, шуның өчен Төркия конституциягә реформа үткәрергә тиеш. Олли Рен, Европа Берлегенә кушылу мөрәҗәгатен, Черногориядән соң, башка илләр дә ясалар дип өметләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG