Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә җибәрелгән ярдәмнәргә рөхсәт ителми


Тәл Авив - Кичә кич белән Газзәдән җибәрелгән ракета һөҗүмнәреннән соң бүген Израиль ярдәм ташучы машиналарның Газзәгә керүенә рөхсәт итмәячәген белдерде. БМО ярдәм көчләре Газзәдә яшәгән 750 мең кешене ярдәм белән тәэмин итүне туктатты.

Израиль моннан элек икътисади чикләү кертелгән һәм авыр хәлдә яшәгән төбәккә кирәк-ярак әйберләренең керүенә рөхсәт иткән иде. Бүгеннән башлап төбәк халкына ашамлык һәм ягулык ташыган ярдәмнәр туктатыла.

Израиль ягы, әгәр Газзәдәге сугышчылар чикнең икенче ягындагы Израиль хәрби үзәкләренә һөҗүм итенү туктатса, ярдәмнәрнең Газзәгә керүенә яңадан рөхсәт итәчәкләрен белдерде.

Җомга көнне Газзәдә солых килешүенең мөддәте тәмамланганнан иде. Хәзер ике ил арасында килешүне яңадан озанайту турында сәяси тырышлыклар дәвам итә.


XS
SM
MD
LG