Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Европага газ килү кими


Әле дә чишелмәгән Русия-Украина газ бәхәсе сәбәпле Көнчыгыш Европа илләренә Русиядән газ килү кими бара.

Украина аша Романия, Маҗарстан, Польша, Словакия һәм Болгарстанга газ килү кимегән. Романия газ килү 33 процентка кимеде дип белдерә.

Украина белән Русия яңа килешүгә ирешә алмау сәбәпле Русия Украинага газ җибәрүне туктатканнан соң җомга көнне Европа илләренә газ килү кими башлады.

Русиянең Газпром ширкәте Украинаны үткәргечтәге газны урлауда гаепли. Украинаның Нафтоһаз ширкәте моны кире кага.
XS
SM
MD
LG