Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Газзәне яклап яңа урам җыеннары үтте


Бүген Әфганстанда Израильнең Газзә һөҗүмнәренә ризасызлык белдергән яңа демонстрациядә йөзләрчә кеше катнашты.

Кабул үзәге аша үткән демонстрациячеләр "Израиль җинаять кыла, Америка яклый" дигән шигарләр күтәргән иде.

Җалабад шәһәрендә дә ризасызлык белдерүчеләр урамнарга чыгып Берләшкән Милләтләр Оешмасын чаралар күрмәүдә гаепләде.

Кабулдан төньяктагы Чарикар шәһәрендә дә шундый урам җыены үтте.

Җомга көнне Әфганстандагы шундый демонстрацияләрдә меңнәрчә кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG