Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" газ бирүне 21 миллион кубометрга киметте


"Газпром" Украина белән чиктәш җиргә газ җибәрүне тагын 21 миллион кубометрга киметкән. Ширкәтнең рәсми вәкиле Сергей Куприянов, Киев шул хәтле газны урлаган дип белдерә. Кичә Русия, Украина ягын транзит газын үзләштерүдә гаепләп, газ бирүне 65 миллион кубометрга азайткан иде.

Европаның 10 дәүләтенә Русия газы бөтенләй килми башлады, шул исәптән Австрия, Чехия, Романия һәм Словакия дә ягулыкны алмый. Кичә бу дәүләтләргә газны куу өлешчә генә киметелгән иде.

Сишәмбе көнне Европа Берлеге газ транзитын кичекмәстән торгызырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG