Accessibility links

Обама: Тәвәккәл адымнар зарур


АКШ президенты итеп сайланган Барак Обама икътисадый рецессиянең тирәнәюенә юл куймау өчен тәвәккәл адымнар зарур дип белдерде.

Виржиния штатында чыгыш ясап Обама Конгресска тапшырырга әзерләнгән 700 миллиард долларлык икътисадка этәргеч бирү планы турында тәфсиллерәк мәгълумат бирде.

План аерым алганда яңа эш урыннары булдыруга ярдам итүне, салымнарны киметүне, энергетика өлкәсендә яңа эшләргә акчаны арттыруны күздә тота.

Обама бу чаралар күрелмәсә Кушма Штатларда рецессия елларча дәвам итәргә, эшсезлек дистәләрчә процентка җитәргә мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG