Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европага газ җибәрә башлады


Русиянең "Газпром" ширкәте Европага Украина аша газ җибәрә башлады. Газ Балканга таба "Судҗа" газ станциясе аша җибәрелә, дип хәбәр ителә.

Европага газны яңарту турында килешү булганын дүшәмбе көнне Европа Комиссиясе вәкиле Андрис Пиебалгс һәм "Газпром" башлыгы урынбасары Александр Медведев хәбәр итте. Брюссельдә Русия газының Европага дигән өлешен Украинада күзәтү турында килешү кабул ителгән иде.
XS
SM
MD
LG