Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Евро-Атлантик иминлек килешүләрен яңартырга чакыра


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының даими шура утырышында НАТО кебек Салкын сугыш чорыннан калган оешмалар күп котыплы дөньяда киеренкелекне арттыру өчен кулланылды диде.

Русия президенты Дмитрий Медведев блокларга бүленүләргә карамыйча барлык илләргә тиңдәш статус бирүче яңа иминлек архитектурасы булдырырга чакырган иде.

Русия белән НАТО илләре, бигрәк тә АКШ бер берен үз тәэсирләрен арттырырга тырышуда гаепләп килә.
XS
SM
MD
LG