Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗик мәктәпләрендә хәнәфичелек укытылачак


Таҗикстан мәгариф министрлыгы, киләсе уку елында мәктәпләргә исламның хәнәфичелек мәзһәбе турында яңа дәреслекләр таратылачак, дип хәбәр итте. Министрлык рәсмие Җәләлетдин Әмиров сүзләренә караганда, бу фән мәҗбүри түгел, аны теләгән укучылар гына укыячак.

Ислам мөгалимнәре шурасы вәкиле Мәрүф Рәхимов, Азатлык радиосына, министрлыкның дәреслекне әзерләгәндә руханиләр белән киңәшләшү булмады, дип зарланды. Таҗикстанның элекке мөфтие Һаҗи Әкбәр Туроизадә ислам дәреслекләрендә хата күп, дип белдерде.

Министрлык вәкиле сүзләренә караганда, яңа дәреслекләрдә хата юк һәм яңа дәресне тарих укытучылары түгел, ә дини белеме булган кешеләр укытачак.
XS
SM
MD
LG