Accessibility links

Масхадов туганнарына Чечняга кайтырга кушалар


Чечняның элекке президенты Аслан Масхадовның улы һәм туганнарына янаулар булган, аларга Чечняга кайтырга "киңәш ителә".

Масхадовның Норвегиядә яшәүче улы Анзор Масхадов сүзләренә караганда, узган атнада аңа "Чечнядә калган туганнары һәм үзе турында уйланырга һәм чәчәк аткан туган иленә кайтырга" киңәш иткәннәр.

Хакимиятләр аның Чечняга кайтуы башка мөһаҗирләрнең кайта башлавына этәрер, дип ышана, диде Анзор Масхадов. Моның белән рәсмиләр республикада хәлләрнең яхшыруын күрсәтергә тели.

Анзор Масхадов моның белән килешми. Янаулар турында ул Норвегия полициясенә хәбәр иткәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG