Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 10-лап полиция һәм 30 сугышчы үтерелде


Әфган полициясе белдерүенчә, җомга илнең төньягында Талибан сугышчылары белән озак дәвам иткән атыш вакытында 9 полиция хезмәткәре һәм 1 район башлыгы һәлак булган.

Франс пресс агентлыгы виләят полиция башлыгы Хәлил Аминзадәнең бәрелеш Төркәмстан чиге янындагы Җаузҗан виләятендә булды дигән сүзләрен китерә.

Ул атышта тагын 3 кеше яраланган.

Аминзадә атышта сугышчылар ягыннан корбаннар булу-булмавын әйтә алмады.

Илнең төньягында Талибанга бәйле бәрелешләр сирәк була.

Җомга көнне АКШ хәрбиләре көньяктагы Һелманд виләятендә әфган һәм халыкара көчләр 30-лап сугышчыны үтерде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG