Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI: Үлем җәзасы куллану 90 процентка артты


Amnesny International былтыр дөньяда үлем җәзаларын куллану 90 процентка артты дип белдерә.

Оешма белдерүенчә, 2008 елдагы үлем җәзаларының 72 проценты Кытайда булган.

Хисапта Иран былтыр кимендә 346 кешене җәзалап үтерде диелә.

Үзбәкстанда былтыр үлем җәзасы куллану бетерелгәннән соң, Үзәк Азия үлем җәзаларыннан азат ителде дип әйтергә була диелә.

Беларуста былтыр 4 кешегә карата үлем җәзасы кулланылган. Беларус Европа һәм элекке Советлар Берлеге илләре арасында үлем җәзасы кулланучы бердәнбер ил.

Amnesny International Кушма Штатларда былтыр 37 кеше үлем белән җәзаланды ди. Бу 1994 елдан бирле иң түбән сан.
XS
SM
MD
LG