Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстан стратегиясен игълан итте


АКШ президенты сүзләренә карагандаҗ Әфгастанда "куркыныч арта бара". Үз хакимиятенең максаты дип, ул Әфганстанда һәм Пакстанда Әл-Каиданы җимерү һәм бу илләргә кабат кайтармау, дип атады.

Президент әфган хәрби көчләрен өйрәтер өчен илгә 4 меңләп кеше җибәреләчәген игълан итте. Август аенда үтәчәк сайлау алдыннан илгә өстәмә 17 мең хәрби китәчәк.

Әфган хөкүмәтендәге ришвәтчелеккә күз йому булмаячак, диде Обама.

"Әфганнарның үз юлбашчыларына ышанычын киметүгә китергән коррупциягә без күз йома алмыйбыз. Без әфган хөкүмәте белән коррупцияне бетерү, халыкара ярдәмгә юл ачу, шуның белән әфган халкына ярдәм итү юлларын бергә табачакбыз," диде Обама.

Пакстан җитәкчелеге дә чик буенда Әл-Каидага каршы хезмәттәшлекне арттырырга тиеш, диде АКШ президенты.

Обама АКШ Конгрессына Пакстанга 5 елга 1.5 миллиард долларлык ярдәмне хуплауны сорап мөрәҗәгать итергә җыена.

Пакстан һәм Әфганстан җитәкчеләре яңа стратегиягә хуплау белдерде һәм хезмәттәшлек вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG