Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Европа көннәре башланды


Бу чара кысаларында "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Мәгълүмат чараларында күп теллелек" дигән диcкуссия оештырылды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Анда Татарстаннан һәм Европаның кайбер илләреннән килгән журналистлар, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Аерым алганда сөйләшүдә Скандинав илләре журналистика үзәгенең киңәш шурасы әгъзасе, Даниядән Орхус Бьерн Мэнсон, һолландиядән тәрҗрибәле журналист Хайон Бутсма һәм Испания газетасы хәбәрчесе Пилар Бонэ катнашты.

Татарстан ягыннан "Татар-информ" агентлыгы башлыгы Леонид Толчинский, "Яңа гасыр" каналының җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева булды.

Һолландия журналисты кечкенә төбәктә милли азчылык телендә сөйләүче теле-радио канал турында сөйләде, телне активрак кулланырга чакырды.

"Татар-инфом" агентлыгы башлыгы Татарстандагы вәзгыятнең Европадагыдан аерылуын, милли телләрдә басмаларның даими рәвештә чыгып килүен искәртте. Шул ук вакытта, ул татар телендәге мәгълүмат чараларының сыйфатын арттыру турында уйланырга да чакырды.

Казанда Европа көннәре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG