Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Көньяк Корея да Пхеньянга каты җавап бирмәкче


АКШ һәм Көньяк Корея президентлары Барак Обама һәм Ли Мен Бак, Пхеньянның баллистик ракета җибәрү мәсьәләсенә "уртак һәм катгый" карашта тору кирәклеге хакында белдерде. Обама һәм Ли "20лек" саммиты барышында сөйләшүләр уздырды.

Әлегрәк Төньяк Кореяның мәгълүмат агентлыклары Пхеньянның ракетасын нинди дә булса тотып алу омтылышы булган очракта, ил шундук җавап бирәчәк, дип хәбәр итте.

Төньяк Кореяның хәрби җитәкчеләре бу хактагы белдерүне илнең рәсми мәгълүмат агентлыгы аша җиткерде. Белдерүдә шулай ук, Япония, АКШ һәм Көньяк Корея турында әйтелә. Пхеньян элемтә ирченен галәмгә чыгаручы ракетаны 4-8 апрель араларында очыртырга җыенуы турында белдергән иде.

Көньяк Корея күрше ил чынлыкта ерак ара баллистик ракетаны сыный дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG